Съездда бүләкләр алдылар

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Кичә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендәге 30 кешелек делегация "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясенең XIII съезды эшендә катнашты. Съезд Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Корстон” комплексында узды.

Чара кысаларында районның 3 җирле үзидарәсе һәм мәгариф бүлеге бүләккә ия булды. Рөстәм Миңнеханов Мамык, Кычытканлы, Гәйтән авыл җирлекләре башлыкларына автомобиль, ә мәгариф бүлеге җитәкчесенә 2 мәктәп автобусы ачкычы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International