Шул көннәрдә район авылларындагы 9 ярдәмче хуҗалык сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелеше чыгымнарының бер өлешен каплауга дәүләттән субсидияләр алды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 6 хуҗалык – 200әр, 3 хуҗалык 120әшәр мең сум күләмендә акчалата ярдәм алган. Әлеге программа мөмкинлекләреннән файдаланучылар Колбай Мораса, Әмзә, Киекле, Заречный, Богдашкино һәм Биккол авыл җирлекләрендә яши. Якын араларда исә тагы ике шәхси ярдәмче хуҗалыкка субсидияләр кайтырга тиеш.