Нурлатлылар “Музей базары”на әзерләнә

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее хезмәткәрләре бу көннәрдә Казанда үтәчәк “Музей базары” Яңа ел бүләкләре ярминкәсендә катнашырга әзерләнәләр. Җирле осталар белән берлектә алар сувенир продукциясе тәкъдим итәчәк, шулай ук халык кәсепләре белән шөгыльләнүчеләрне дә хезмәттәшлеккә чакыралар. “Музей базары” үз чиратында кызыклы программа әзерли – мастер-класслар, этләр күргәзмәсе үтәчәк, фольклор коллективлар чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International