Нурлатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов кабул итү үткәрде

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Нурлатта “Бердәм Россия” партиясенең гражданнарны шәхси  кабул итү атналыгы кысаларында чаралар дәвам итә.  Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә нурлатлыларны кабул итте. Депутатка 8 нурлатлы мөрәҗәгать итте, сораулар җир участогын рәсмиләштерү, янгыннан соң торак ремонтына ярдәм, суд приставлары эшчәнлеге, эшкә урнашу, “Хезмәт ветераны” исеме алуга кагылышлы иде. Халыкара бәйгедә катнашу, Иске Чаллыда туган якны өйрәнү музеен җиһазлауда ярдәм сорап килүчеләр дә булды. Депутат аларның барысын да тыңлап, эшкә алды, кайбер үтенечләр буенча финанс ярдәме күрсәтү турында урында ук карар чыгарды.

- “Бердәм Россия” –  илдәге әйдәп баручы партия һәм аның канаты астында бик күп проектлар, башлангычлар тормышка ашырыла. Партиянең бердәм кабул итү атналыгы кысаларында без – “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары, депутатлар, халык белән очрашулар үткәрәбез,  аларны нинди проблемалар борчуын ачыклыйбыз. Бу безгә урыннарда реаль картинаны белергә һәм  алга таба эш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә, - диде Рәис Әхтәмович кабул итүдән соң.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International