Әниләр – бәйрәм кунаклары

2018 елның 23 ноябре, җомга

Узган җомгада шәһәр  Мәдәният сараенда  Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Анда  1,10, 25, 40, 50, 60 ел бергә  гомер иткән гаиләләргә, шул көнне язылышкан яшь парга,  гомумән, ана булу бәхетенә ирешкән барлык хатын-кызларга ихлас җылы сүзләр ирештерделәр.

Нуриҗан һәм Шәмсеруй Азизовлар, Сөләйман һәм Рәбыйга Шәһидуллиннар, Александр һәм Галина Семеновлар, Салих һәм Мәрьям Гомәровлар, Раил һәм Язидә Сәмигулловлар, Әхәт һәм Ирина Гыйззәтовлар, Айназ һәм Ирина Яруллиннар, Алексей һәм Алина Ильиннар сәхнә бизәге булдылар. Аларны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов  сәламләде, әлеге гаиләләргә соклануын белдерде һәм барлык аналарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

- Сез барыгыз да дөньяда иң җаваплы һәм хөрмәткә лаек, бала тәрбияләүгә багышлаган кешеләр. Әниләр балаларга тормыш белән бергә, сөю, наз бүләк итүче, кирәк чакта терәк була белүче, олы тормышка аяк басарга өйрәтүче дә. Барыгызга да кадерле әниләр булып, үстергән балаларыгызның шатлык-сөенечләрен генә тоеп яшәвегезне телим, - диде ул.

Чара әниләргә багышланган концерт программасы белән үрелеп барды. Фойеда кул эшләре күргәзмәләре эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International