Нурлат шәһәре халкының мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте

2018 елның 23 ноябре, җомга

Кичә Нурлат шәһәрең халкының мәшгульлеге үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уздырылды. Ярминкәгә эшсез гражданнар һәм эш эзләүчеләр чакырылды.

Бу көнне үзләрнең вакансияләрен 5 оешма тәкъдим итте. Алар арасында “Почта России” ФГУПы, “Перспектива” ҖЧҖ, «Нурлат урман хуҗалыгы” ДКУсы, «Росгосстрах» ГАҖ бар иде. Алар хат ташучы, бухгалтер, штукатур-буяучы, иминиятләштерү буенча агент һәм башка вакансияләре тәкъдим итте.

Ярминкәгә 48 кеше килде, аларның 33е – хатын-кызлар. Эшкә урнашуга 13 юллама бирелде. Теләүчеләр мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү законнары буенча консультация алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International