Кабул итүләргә килегез!

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр гражданнарны шәхси кабул итү атналыгы үткәрәчәк. Ул партиянең 1 декабрьдә билгеләп үтеләчәк 17 яшьлегенә багышлап уздырыла. Гадәттәгечә, партиялеләр аны төрле чаралар белән билгеләп үтә.

 

26 ноябрь, үзәк китапханә:

10.00-12.00 – “Ятим балаларга мирас һәм караучысын югалтканнарга пенсия рәсмиләштерү буенча актуаль мәсьәләләр” дигән темага түгәрәк өстәл.

27 ноябрь, җирле җәмәгать кабул итүе бүлмәсе:

10.00-12.00 – ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановның кабул итүе,

14. 00-16.00 – җирле бүлекчә секретаре Алмаз Әхмәтшинның кабул итүе,

14.00-16.00 – башлангыч бүлекчәләр секретарьларының кабул итүләре.

28 ноябрь, җирле җәмәгать кабул итүе бүлмәсе:

Шәһәр, район һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренең бердәм кабул итү көне:

10.00-12.00 – район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов,

14.00-16.00 – шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин,

14.00-16.00 – авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре.

29 ноябрь, җирле җәмәгать кабул итүе бүлмәсе:

10.00-12.00 – түләүсез юридик ярдәм күрсәтү.

30 ноябрь – Депутатлар көне:

10.00-12.00 – җирле җәмәгать каубл итүе бүлмәсендә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗановның кабул итүе.

14.00-16.00 – депутат берләшмәләре җитәкчеләренең кабул итүләре.

1 декабрь, шәһәр Мәдәният сарае:

10.00-12.00 – “Пенсия һәм социаль яклау законнарының актуаль мәсьәләләре” буенча тематик кабул итү.

2 декабрь, Халыклар дуслыгы йорты:

10.00-12.00 – Иҗтимагый оешмалар, берләшмәләр, коммерциячел булмаган оешмалар сораулары буенча тематик кабул итү.

 

Шулай ук авылларда яшәүче гражданнар 2-28-24 номеры буенча телефон аша һәм nurlat@tatarstan.er.ru электрон адресы буенча да кабул итүдә катнаша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International