Тату йорт коллективы “Милли костюмнар кигән курчаклар” даими күргәзмәсен ясауны төгәлләде. Ул Республика көнендә тантаналы ачылачак.
Күргәзмәдә илебезнең төрле почмакларында яшәүче халыкларның традицион милли киемнәреннән 75 фарфор курчак тәкъдим ителгән. Аларның һәркайсының иллюстрацияле журнал сыйфатындагы үзенчәлекле резюмесы бар.