Нурлатта 8нче номерлы урта гомумибелем мәктәбенең спорт залы тантаналы рәвештә ачылды

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген Нурлатта күптән көтелгән вакыйга булды - 8нче мәктәптә заманча спорт зал укучылар өчен үз ишекләрен ачты.

Аны ачуны укучылар үзләре дә, укытучылары да, әти-әниләр дә түземсезлек белән көтте. Яңа спорт объекты яшь спортчыларны сөендереп кенә калмыйча, мәгариф учреждениесенең төп бинасын  да тоташтырачак.

"Эшләр 2024 елның мартында башланды. Төзелеш проект нигезендә ике этапта барды. Гомумән алганда, бинаның гомуми мәйданы 1269 квадрат метр тәшкил итә, моннан тыш тренажер залы да җиһазландырылды», – диде подряд оешмасының баш инженеры Альберт Минһаҗев.

Бу көнне нурлатлыларның шатлыгын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Виктор Никитенко һәм башка җитәкчеләр дә уртаклашты.

Район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә мөхтәрәм кунаклар, шулай ук 8нче мәктәп директоры Айрат Сәхапов һәм мәктәп укучысы Сабина Бәширова көчле алкышлар астында кызыл тасманы кисте.

Тантаналы ачылыштан соң тантанада катнашучылар яңа спорт залына үтте, анда яшь спортчылар беренче күнегүләрен башлаган иде инде. Биредә үк чараның тантаналы өлеше һәм бүләкләү дә булды.

"Бүген безнең шәһәрдә әһәмиятле чара, бу объектның ачылуын без бик көттек. Хәзер безнең спорт сөючеләрнең үз күнекмәләрен камилләштерерлек, күнегүләр ясарлык, яңа уңышларга ирешерлек урыннары бар. Моның өчен республикабыз рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт», – дип билгеләп үтте Дамир Ишкинеев,  подряд оешмасы вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Котлауларын республиканың Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков та җиткерде.

Әлбәттә, директор Айрат Сәхапов җитәкчелегендәге мәктәп коллективы да бу көнне зур дулкынлану кичерде.

"Спорт залын ачу символик рәвештә мәктәпнең 105 еллык юбилеена туры килде. Бу шундый мөһим көнгә бик яхшы бүләк", - диде ул рәхмәт белдереп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International