Нурлат районының Киекле урта мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көне гаилә бәйрәме булып узды

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә Киекле мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап үткәрелгән  “Тизрәк. Биегрәк. Көчлерәк” дип аталган чарага укучылар белән бергә аларның әти-әниләре дә кушылды. Чарада гаиләләр командаларга бүленеп тизлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Мәктәптә исә спорт белән тату гаиләләр җитәрлек. Мәсәлән, Илфат һәм Кадрия Гыйззәтуллинар 7нче сыйныфта укучы уллары Әлфис белән “ГТОны бөтен гаилә” проектының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясаганнар. Вилсур һәм Руфия Вәлиуллиннар гаиләсе дә мондый чараларда һәрдаим катнаша. Бу юлы да бәйрәмдә  уллары Гөляз һәм уллары Рәзил белән бергәләшеп актив катнашканнар. Гомумән, спорт чарасы барлык гаиләләрнең дә күңелләренә хуш килгән һәм ул спорт һәм гаилә бәйрәме булып узган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International