Нурлатның шахмат-шашкачылар клубы әгъзалары бу көннәрдә актив тормыш белән яши

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Күптән түгел генә биредә шахмат һәм шашка буенча район чемпионатларының җиңүчеләре билгелде булды. 

Узган елның көзеннән бирле дәвам иткән ярышлар быел да зур көндәшлек шартларында үткән. Шахмата 19 кеше көч сынашса, шашка такталары артында 10 кеше очрашкан. Нәтиҗәдә, шахматчылар арасында Владимир Герасимов беренче урынны яулаган, икенчедә – Иван Прокопьев, өченчедә – Григорий Ермолаев. Дүртенче урынны алган шахматчылар клубы җитәкчесе Ринат Миннебаевның шахматка булган мәхәббәтен дә аерым билгеләп үтми мөмкин түгел. Сәламәтлеге торышы аркасында клубка килеп уйнау мөмкинлеге булмаса да, чемпионаттан читтә калмаган ул – график буенча билгеләнгән очрашуларга шахматчылар аның өенә барып йөргәннәр. Шашкачылар арасында исә Алексей Матавинга тиңнәр булмаган, икенче урында – Олег Павлов, өченчедә – Сергей Зайцев. Әмма шахмат-шашкачылар тынычланырга ашыкмый. Чөнки клубта яшәп килүче күркәм традиция буенча шахмат буенча чемпионат нәтиҗәләре буенча күчмә Кубок уйнатыла. Быел әле клубта ярышларның яңа төренә дә нигез салынган – 13 кеше  шахмат һәм шашка уеннары буенча двоеборьеда катнашалар. Март башында старт алган әлеге ярышларның җиңүчеләре исә бу атнада билгеле булачак. 

Клуб әгъзалары республика ярышларыннан да читтә калмый. Шашкачылар Алексей Матавин, Олег Павлов һәм  Сергей Зайцев әле рус шашкасы буенча Татарстан  чемпионатында да катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайтканнар. Ә үткән атнада клубта яшь шахматчылар көч сынашкан. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International