Нурлатның район кулланучылар җәмгыяте, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре, фермер хуҗалыклары башлыклары “Казан” агросәнәгать паркына эшлекле сәяхәт кылдылар. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырган экскурсия кысаларында нурлатлылар агросәнәгать паркы, асылда җитештерү мәйданчыкларының эшчәнлекләре белән таныштылар. Уңай тәҗрибә Нурлатта төзеләчәк агросәнәгать паркы эшчәнлеген планлаштырганда исәпкә алыначак.