Узган якшәмбедә Нурлат УТТсы вәкилләре Җәлил поселогында “Татспецтранспорт” ИК подразделениеләре арасында үткән “Талантлар фестивале” үзешчән сәнгать смотрында катнашып кайтканнар.Автотранспортчылар барлык 5 номинациядә дә чыгыш ясап, икесендә уңыш казанганнар. Күтәрткеч машинисты Фәнис Сәмигулов –“Ир-атлар вокалы” номинациясендә, ә диспетчер Гөлсирә Вәлиуллина “Нәфис сүз” номинациясендә дипломнарга лаек булганнар.