3-5 апрель көннәрендә Казанда узучы II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында Нурлаттан Габдулла Кариев музее җитәкчесе Люзия Вәлиуллина, Яңа Иглай мәктәбе музее җитәкчесе Илдус Тимербулатов һәм матбугат ветераны, берничә җыентык авторы Сәкинә Хәйруллина катнаша. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган җыенда Россиянең төрле төбәкләреннән, республиканың барлык районнарыннан 400гә якын кеше катнаша. Программа түгәрәк өстәл, сессия, пленар утырыш, методик семинарлар, күргәзмәләрне үз эченә ала. Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да каралган.