Прокурор тикшерүләре башланды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бу атнада районда кешеләр массакүләм була торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча планнан тыш прокурор тикшерүләре башланды. Белгечләр сыйфатында районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең янгын инспекциясе хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Әлеге тикшерү кысаларында автоматик янгын сигнализациясенең, хәбәр бирү системасының, төтеннең суырылуы, эвакуация юлларының төзеклегенә, шулай ук янгын сүндерүнең беренчел чаралары һәм янгынга каршы су белән тәэмин ителүнең комплектланган булуына игътибар ителәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International