Иске Әлмәт авыл җирлегендә авылдашлары ярдәме белән мәчет яңара

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бу көннәрдә Яңа Әлмәт мәчетендә янә ремонт  эшләре кайный: мәчетнең иске тәрәзәләрен пластикка алмаштыру бара, тәрәзә кую белән мәшгуль булган Илшат һәм Илдан Мөлековлар инде 9 тәрәзәне яңарту  буенча төп эшләрне тәмамлаганнар, якын көннәрдә мәчет авыл халкын тагы да яктырып каршы алачак.  Әлеге эшне башкару исә бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче авылдашлары Рәшит Гыйззәтовның булышлыгы белән мөмкин булган, ул авыл мәчетенә 100 мең сум күләмендә иганәчелек  ярдәме күрсәткән. 
   Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов әйтүенчә, авыллар халкы чираттагы игелекле гамәле өчен киң күңелле авылдашларына рәхмәт укый һәм изгелекләренең саваплы булуын тели. Чөнки авыл мәчетендә Рәшит Сәйфуллович ярдәме белән соңгы елларда шактый күләмле эшләр башкарылган. Изге йортның түбәсе, идән-түшәмнәре яңарган, манарасы буялган, яңа ишек куелган. Ә  дини бәйрәмнәр уңаеннан ул ел саен  бөтен авыл халык өчен ифтар мәҗлесләре, Корбан ашлары үткәрә, Сабантуйларга финанс ярдәме күрсәтә. Алга таба Рәшит Гыйззәтовның яңа матур  ниятләре дә  юк түгел, мәчетнең тагы 4 тәрәзәсен яңартырга кирәк булачак бит әле. 
  Ә Яңа Әлмәт мәчетенә йөрүчеләр күптән түгел  тагы бер якташларының бүләген сөенеп кабул иткәннәр. Авылдашлары Владимир Климин ярдәме белән узган ел азагында яңа тавыш көчәйткеч сатып алынган. Тиздән яңа тәрәзәләре белән тагы да нурланып киткән мәчеткә  яңа җиһаз да урнаштырылачак һәм аның аша авыл халкын намазга чакырып, моңлы азан тавышы яңгыраячак. Мәхәллә картлары исә авылдашларның изгелекләре авыллар халкын изге юлга, игелекләр кылуга  чакыручы гамәлләр булсын, иде дигән теләктә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International