«Язгы каникуллар» акциясе кысаларында узган «Тоннель» профилактик операциясе барышында 9 кагыйдә бозу ачыкланган. Ике сәгать эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тиешле документларсыз, машиналарын иминиятләштермәгән шоферларларны тоткарлаганнар. Моннан тыш, 4 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафка тартылган.