Нурлатның яшь көрәшчеләре Россия беренчелегенә юллама алды

2018 елның 27 марты, сишәмбе

22-25 мартта Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы Мамадышта 2001-2003 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча үткән Татарстан Беренчелегендә катнашып кайтты. 20 командадан 210 яшь көрәшче катнашында үткән ярышларда Нурлат спортчылары да уңышлы чыгыш ясады. Чулпан мәктәбе укучысы Вилдан Сәитов җиңү яуласа,  Илья Клявлин (Чулпан), Игорь Логинов, Вероника Дмитриева (Елаур) һәм Мәдинә Рахимжонова (Заречный) призерлар арасына керде. Яшь спортчылар көрәш белән тәҗрибәле тренер Расих Сәмигуллин кул астында шөгыльләнәләр. Ә республика күләмендә  уңышлы чыгыш ясау яшь спортчыларга Татарстан командасы составында Россия беренчелегендә катнашу мөмкинлеге биргән. Вилдан Сәитов белән Илья Клявлин апрель аенда Тамбовта узачак ярышларга юллама алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International