Богдашкинода модуль технологиясе буенча салынган фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Бу вакыйганы авыл кешеләре зур түземсезлек белән көтеп алды. Соңгы 7 ел эчендә медпункт мәктәп бинасының икенче катында урнашкан иде, ә баскычтан күтәрелү өлкәннәр өчен җиңел түгел.

Төрле яшьтәге 500 богдашкинолы беренчел медицина-санитария ярдәме алачак әлеге мөһим объект республика программасы ярдәмендә ачылды. Тулаем, социаль өлкәне үстерү проекты тормышка ашырыла башлаган вакыттан алып районыбыз авылларында 11 медицина пункты ачылды. Алар меңләгән авыл кешесенә хезмәт күрсәтә. Богдашкинолылар тормышындагы әлеге истәлекле вакыйганы район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин да уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International