Зәйнәп әбинең гомер бәйрәмен балалары, оныклары гына түгел, барлык туганнары да диярлек көтеп алды. Көне җиткәч исә шау-гөр килешеп кайсы каян кайтып төштеләр һәм тиз генә мул табыннар да көйләп куйдылар. Мәҗлескә тирә-күрше, башка туган-тумачалар чакырылды һәм менә Зәйнәп әби ак яулыгын бөркәнеп түрдә якыннарыннан котлаулар кабул итә. Гомере буена шул нигезендә һәммәсен каршы алып, озатып яшәгән, тәмле ризыклары белән сыйлаган, һәрчак аяк өстендә булган әби исә бу көнне түрдә утыруыннан, мактаулар, котлауларның күплегеннән бераз уңайсызланып та алды бугай әле. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлау хатын һәм район башлыгы Равил Кузюровның теләкләре һәм бүләкләрен җиткергәч исә:
Ә котлауларның иң зурысына, теләкләрнең иң олысына лаеклы гомер кичергән Зәйнәп Минневәлиевна. Сугышы елларының авырлыклары да япь-яшь кызның нәфис иңнәренә авыр йөк булып яткан.
Туган якларына кайткач та төрле авыр эшләрне башкарырга туры килә Зәйнәп Хәрләмовага, кайда да хезмәт сөючәнлеге, сабырлыгы белән аерылып тора, кешеләргә карата игелекле, ярдәмчел була. Кияүгә чыга, тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, 50 елдан артыграк бергәләшептату гомер кичерәләр. Бүгенге көндә балалары, оныкларының кадер-хөрмәтендә, ихтирамлы булып яши,кышкыга да әле берсе, әле икенчесе алып китә. Шулай да җәй җитү белән Кычытканлыдагы өенә ашыга әле әби. Ул кайткач төп нигезгә җан керә -әниләре янына балалары, килен-кияүләре ашыга, оныклары, оныкчыклары җыела. Ә ул яшем 90да дип тормый, мунчасын да яга, тәмле итеп бәлешен дә пешереп куя икән әле. Хәер, үзенекеләр генә түгел, туганнары, аларның балалары да Зәйнәп әби янына ашкынып кайта. Чөнки аның һәрчак ачыкйөз белән каршы аласын, игътибар белән тыңлыйсын һәм зирәк киңәшләрен бирәсен беләләр. Гомумән, бу олы нәсел бик тату булып гомер кичерә бүгенге көндә, олыны олы, кечкене кече итә беләләр, ярдәмләшеп яшиләр.Әнә, тыл хезмәтчәнен90 яше белән котларга килгән авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Нургалиев та бу нәселдә туганлык җепләре бик нык, ди һәм авылга, авылдашларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерә. Ә туганнар әйтүенчә, Зәйнәп әби бу зур нәселдә мондый олы яшькә җиткән беренче кеше икән. Зур нәселнең киң күңелле иң олы кешесенә исә хөрмәтнең дә иң зурысы бүгенге көндә.