Бәйрәм маршрутлары буйлап

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналарны бәйрәм концерты ачып җибәрде. Ул бәйрәм алдыннан Халыклар дуслыгы йортында үтте. Сәхнәдән котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова мөрәҗәгать итте.

Безнең көч бердәмлектә. Халыкларыбызның иминлеге аларның берләшүеннән тора, – дип билгеләп үтте ул.

Котлаулардан соң бүләкләү тантанасы башланып китте. Район башлыгының Рәхмәте белән Халыклар Дуслыгы йорты коллективы  билгеләп үтелде. Шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе “Яшь гвардия” белән берлектә оештырган “Без бергә – көч” рәсемнәр конкурсы җиңүчеләрен дә истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

Эстафетаны ррайонның иң яхшы иҗат коллективлары һәм талантлы башкаручылары дәвам итте. Аларның үзенчәлекле номерларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Кем өчендер исә бәйрәм көнне дебют та булды. Концерт тәмамланганнан соң тамашачыларны пылау һәм тәм-томнардан авыз итәргә чакырдылар. Алар өчен Халыклар дуслыгы йортының милли-мәдәни берләшмәләре, җирлекара үзәк китапханә, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее күргәзмәләр дә оештырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International