Акция үтте

2017 елның 3 ноябре, җомга

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан шәһәрнең үзәк мәйданында волонтерлар һәм 2нче мәктәп укучылары акцияләр үткәрде.

Волонтерлар оештырган акция “Игелек эшләргә ашыгыгыз” девизы астында узды. Акция барышында яшьләр нурлатлыларны шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга өндәп, игелек эшләү кагыйдәләре язылган буклетлар һәм смайликлар таратты. 2нче мәктәп укучылары – Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары “Бердәм булганда без көчле” патриотик акциясенә чыкты. Алар үз чиратларында шәһәрлеләргә бәйрәмнең кыскача тарихы һәм аның илебез гражданнары өчен мөһимлеге бәян ителгән мәгълүмати буклетлар өләште. “Әлеге бәйрәмнең максаты – ил бердәмлеген саклау. Аны бәйрәм иткәндә кешеләр үзләрен уртак мәнфәгатьләре һәм бурычлары булган бер тату гаилә итеп хис итсеннәр иде”, – диделәр балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International