Сез Россиянең иң өлкән гражданы – агымдагы елның 1 мартында 121 яшен тутырган Аппаз Илиевның кайсы төбәктә яшәвен беләсезме? Бурятларның әйлән-бәйлән биюләре – ёхор, осетиннарда – симд, урысларда хоровод дип атала, ә лезгиннар бу төр биюне ничек атый?
Болар – нурлатлылар Халыклар бердәмлеге көне алдыннан язган Зур этнографик диктантның 30 биременең икесе генә әле. 20 сорау бөтен Россия һәм якын чил илләр өчен бер үк төрле, ә 10сы төбәк үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Россиядә яшәүче 193 халыкның тарихы һәм традицияләре буенча белемнәрне тикшерүне Халыклар дуслыгы йортында оештыру да символик булды. Ул әлеге масштаблы акция үткән 1500 мәйданчыкның берсе иде.
Мәйданчык үз эшен иртәнге 9да башлап җибәрде. Этнографик белемнәрен тикшерү һәм баету максатыннан әлеге акциядә катнашырга теләк белдергән нурлатлыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова мөрәҗәгать итеп, уңышлар юллады. Аннан соң соңгы рекомендацияләр бирелде һәм бөтен ил буйлап бердәм билгеләнгән сәгатьтә нурлатлылар тест биремнәрен үтәргә кереште. Аларга 45 минут вакыт бирелде.
– Сораулар кызыклы һәм файдалы. Бераз уйланырга мәҗбүр итә торганнары да булды, – дип үз фикерләре белән уртаклашты шәһәрнең 3нче мәктәбенең тарих укытучысы Людмила Климакова. – Акциядә узган ел да катнашкан идем. Ул вакытта кызык өчен җавапларымны акциянең сайтында да чагыштырып карадым, барысы да диярлек туры килде.
Быел Зур этнографик диктант язучыларның саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк булды. 100гә якын заявка кабул ителгән. Нурлатта үткән акциянең иң яшь катнашучы Кече Камышлыдан Алина Виноградова булды. Этнографик диктантны беренче тапкыр язгангамы, кызның бераз дулкынланганы сизелеп торды. Чөнки бу биремнәр без мәктәптә рус теленнән язарга күнеккән диктантларга охшамаган бит. Шуңа да карамастан, Алина акция регламентына сыешты. Ә акциянең иң өлкән катнашучысы дип, оештыручыларның сүзләренә караганда, Елена Пиксендеева булды.
Диктантның нәтиҗәләре бер айдан соң гына билгеле булачак. Әмма җавапларны Интернетта табып, алдан чагыштырып карарга да мөмкин. Рәсми рәвештә исә акциягә нәтиҗәләр 12 декабрь – Россия Федерациясенең Конституция көнендә ясалачак.