Үткән җомгада “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды. Адвокат Екатерина Малярова көн дәвамында өлкәннәргә җир һәм торак мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Кабул итүгә шәхсән килә алмаучылар исә телефон аша мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, Иске Чаллы авыл җирлегендә яшәүче бер өлкән яшьтәге кеше үзенең торак мәсьәләсенә кагылышлы соравына җентлекле җавап алды.