Бүген Нурлатта Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе базасында өлкән яшьтәгеләр өчен спорт фестивале үтте.
Спорт белән дус актив пенсионерлар шашка, шахмат һәм армрестлингта көч сынашты, рәхәтләнеп аралашты. Фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин сәламләде, алга таба да спорт белән дуслыкларын, активлыкларын югалтмауларын теләде.
Нурлатта Өлкәннәр көненә багышланган спорт фестивале берничә ел рәттән үткәрелә һәм традиционга әверелде. Ветераннар исә үзләрен спортның берничә төрендә сынап карый. Мәсәлән, Нурлаттан Рифкать Сафиуллин шашка өстәле артына да утырды, армрестлингта да катнашты, соңгысында ир-атлар аарсында беренче дә булды әле. Спортның төрле төрләре, аеруча гер спорты белән актив шөгыльләнүче нурлатлы нинди яшьтә дә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк дип саный. Хатын-кызлар арасында исә армрестлингта Җәмилә Мингалиевага тиңнәр булмады. Шашка уеннарында Миннегөл Куропаткина, Николай Евлейкин, шахматта Сергей Анисимов җиңү яулады. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар яшьләр эшләре һәм спорт һәм “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсеннән бүләкләр алды.