Нурлат бердәмросслары Өлкәннәр көне уңаеннан “Көзге букет”акциясе оештырды

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә  “Бердәм Россия” партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары, башкарма комитеты белгечләре һәм партия әгъзалары   сугыш һәм хезмәт ветераннарын,  бүгенге көндә гомер көзләрен каршы алучы актив партия әгъзаларын өйләренә барып котлыйлар, өлкәннәргә бүләкләр  һәм  көзге букетлар бүләк итәләр. Букетларны исә  партия моңа кадәр игълан иткән “Көзге букет” акциясе кысаларында мәктәп укучылары, яшьгвардиячеләр әзерләгән иде. Җирле бүлекчәнең башкарма комитеты белгечләре әйтүенчә, акциядә интернат-мәктәп укучылары аеруча актив катнашкан. Ветераннар әйтүенчә, эчкерсез аралашуга корылган бу очрашулар аларның  күңелендә матур тәэсирләр калдырган, ә көзге яфрак һәм җимешләрдән торган букетлар тормышларына үзгә бер  ямь һәм шатлык өстәгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International