Армиягә көзге чакырылыш октябрь ае башыннан старт алды. Быел районда барлыгы 357 яшүсмер медицина тикшерүе узачак, аның нәтиҗәләр белән алар хәрби комиссариатның чакырылыш комиссиясенә барачак.
Көзге чакырылышта Россия армиясе сафларына барлыгы 70 нурлатлы китәчәк. Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин сүзләренә караганда, нурлатлылар армия сафларында үзләрен бары яхшы яктан, тәртипле һәм тәрбияле солдатлар итеп күрсәтәләр.