Игътибар һәм кайгытучанлык белән

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Традиция буенча район башлыгы Равиль Кузюров Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында яшьләре йөздән арткан озын гомерле кешеләрне шәхсән үзе котлый.
Ункөнлек уңаеннан котлауларын район башлыгы  сишәмбе көнне Некрасовка авылында яшәүче Нурбисал әби Гыйззәтуллинага җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды.  Тыл хезмәтчәненә киләсе елның февраль аенда 101 яшь тула. 
Нурбисал әби олы кызы Әлхәмия гаиләсендә яши. 
Өлкән яшьтә булса да, үз аягында йөри, хәтере яхшы. Озын гомерлелекнең серен ул хезмәттән күрә: "Кечкенәдән үк эшләдем дә эшләдем, көтү көттем, көлтә бәйләдем, шул миңа физкультура булгандыр инде. Эш белән чыныгып үстем" – ди. 
Тормыш иптәше, сугыш ветераны  Галимҗан бабай белән бергә 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә әбинең  16 онык, 27 оныкчык, 4 оныгының оныгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International