Нурлат аграр техникумы студентлары Нурлат делегациясе составында 30 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында үткән республика ярминкәсендә катнашканнар. Ярминкәдә нурлатлылар башкала халкына авыл хуҗалыгы продукциясен, тозланмалар, төрле камыр ризыклары тәкъдим иткән. Техникум студентлары исә кәрзиннәр һәм карвинг үрү буенча мастер-класслар үткәргән. Нурлат районы “Иң яхшы ярминкә урыны” номинациясендә Мактау грамотасына лаек булган.