Нурлат көрәшчеләре Самара өлкәсендә узган турнирдан 5 призлы урын алып кайтты

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Нурлатның Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр яңа сезонны уңышлы башлап җибәрделәр.  Үткән шимбәдә алар Самара өлкәсенең Шентала районы Четырла авылында Россия генераллары бертуган Сидоровлар призларына үткән билбау көрәше буенча ачык өлкә турнирында катнашып кайттылар. Самара, Ульян өлкәләре, Башкортостан, Татарстанның төрле районнарыннан күпләп көрәшче катнашкан турнирда Татарстан командасы икенче урынга чыккан. Команданың уңышында Нурлат спортчыларының өлеше аеруча зур. Спорт мәктәбенең Чулпан һәм Елаурдагы филиалларында Расыйх Сәмигуллин кул астында шөгыльләнүче  Вилдан Сәетов, Реваль Камалов, Игорь Логинов турнирдан – беренче, Егор Горшков һәм Илья Егоров икенче урыннар белән кайткан, Егор Клявлин дүртенче урынга чыккан. Җиңүчеләр  грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнгән, ә командага Кубок тапшырылган. 
Ә спорт мәктәбе көрәшчеләре өчен яңа сезон бәйгеләргә бай булачак. Инде 13-15 октябрьдә Әлкидә кече яшьтәге көрәшчеләр арасында ярышлар үтәчәк. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International