Россия гражданлык оборона системасы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә

2017 елның 29 сентябре, җомга

Бүген Россия гражданлык оборона системасы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Россия Эчке эшләр министрлыгы традиция рәвешендә барлык хакимият структуралары һәм оешмалар өчен “Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гражданлык оборонасы чараларын үтәүне оештыру” темасына багышланган гражданлык оборонасы буенча өч көнлек Бөтенроссия тренировкасы үткәрә. Безнең район да әлеге тренировкада актив катнаша.
Нурлат муниципаль районы гражданлык оборонасы җитәкчесе – Нурлат муниципаль районы башлыгы тарафыннан расланган 20.09.2017 елгы “Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында гражданлык оборонасы буенча штаб тренировкаларын әзерләү һәм үткәрү турында”гы Приказы нигезендә, агымдагы елның 4 октябреннән 6сына кадәр районда түбәндәге чаралар була: элемтә һәм хәбәр бирү системаларының әзерлеген тикшерү, тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресен үткәрү, шәһәрнең 1нче мәктәбе базасында 1нче эвакуация пунктының кабул итүен җәелдерү һәм башкалар.
Тренировка өч этапта үтәчәк. Әлеге тренировканың масштаблылыгы элемтә, хәбәр бирү системаларын комплекслы тикшерүне, эвакуацияләнгән халыкны, кыйммәтле матди һәм мәдәни әйберләрне урнаштыру өчен саклау корылмаларының һәм тулаем районның әзерлеген, җылыту, туклану һәм гражданлык оборонасының башка объектларының әзерлеген тормышка ашыра. 
Фәридә Борһанова, ТР МЧСының Нурлат муниципаль районы буенча гражданлык оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International