Ул Россия гражданнар актларын теркәү органнарының йөз еллык юбилеена багышланган иде. Техникумның I-III курс студентлары игътибарына “Никах һәм гаиләнең хокукый нигезләре” дигән презентация тәкъдим ителде, шулай ук ЗАГС эшчәнлеге турында да сөйләделәр. Соңыннан студентлар белән психологик тренинг үткәреп, гаилә тормышының төрле мәсьәләләрен карадылар.