Уку тревогасы кирәкле сигнал

2017 елның 9 сентябре, шимбә

Шәһәрнең 2нче мәктәбе укучылары тәнәфес башлануы турында хәбәр итә торган кыңгырауны тревогадан бер авырлыксыз аера.

Дәрес вакытында шалтыраган бер озын, ике кыска мәктәп кыңгыравы тревога сигналы кебек яңгырады.

Класс бүлмәләреннән бер тоткарлыксыз 3-4, 6-7 сыйныфлардан һәм озайтылган көн төркемнәреннән 279 укучы аварияле чыгу юлларына таба ашыкты.

– Бүгенгә уку эвакуациясенең планлаштырылган булуын укучылар гына түгел, укытучылар да белмәде, – диде 2нче мәктәп директоры Хәлидә Шарапова. – Бу балаларның һәм педагогларның чын хәвеф-хәтәр булганда ни дәрәҗәдә дөрес эш итүләрен тикшерү максатыннан үткәрелә.

Уку вакытында барлык аварияле чыгу юллары да җиңел ачыла торган биккә бикләнә, шуңа күрә алар янында ыгы-зыгы күзәтелмәде. Районара ОНДның өлкән инспекторы Әлмарис Талипов билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары вакытка сыешкан: бинадан 3 минуттан азрак вакыт эчендә чыктылар (кыш көне эвакуациягә 5 минут вакыт бирелә).

– Хәзер балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара, – диде Әлмарис Ниязович. – Ул балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртүгә юнәлтелгән, аның кысаларында янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр очракларына планлы эвакуацияне кабатлау үткәрелә. Бүген мәктәптә беренче уку эвакуациясе узды, мондый чаралар башка мәгариф учреждениеләрендә дә үткәреләчәк.

– Мәктәптә уку елы барышында даими рәвештә куркынычсызлык темасына багышланган класс сәгатьләре уздырыла, – ди мәктәп директоры. – МЧС линиясе буенча үткәрелә торган мондый чаралардан тыш, без үзебез дә планнан тыш чаралар оештырабыз.

Уку эвакуациясеннән соң Әлмарис Талипов класста куркынычсызлык темасына әңгәмәне дәвам иттерде. Балалар диалогка бик теләп кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International