ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Районда мөгезле эре терлек арту буенча уңай динамика күзәтелә. 2017 елда ул 2239, 2018 елда – 2287 баш, шул исәптән савым сыерлары 30гарткан. 936дан 966 башка кадәр җиткән. Мондый уңай динамика сөт җитештерүгә уңай йогынты ясаган. Узган ел 2017 елга караганда 95 тонна артык сөт савылган.


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Нурлат гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Дарья Воронцова татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчесе булды.
 

Бүген аэропорт территориясендә “Россия чаңгы юллары – 2019“ чаңгы ярышлары узды.

Нурлат районындагаилә фермалары 64кә кадәр арткан, шул исәптән 48е терлекчелек белән шөгыльләнә, 14 – үсемлекчелек, 2се – кош-корт үрчетә.
 

Казан шәһәренең тар белгечлек табиблары сәламәтлекләре чикле балаларны кабул иттеләр. 

Илнең 43 төбәгендә грипп һәм респираторлы вирус инфекцияле авырулар эпидемиясе бусагасын артып киткән. Авыруның географиясе үсә.


8
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Нурлат гимназиясендә Эчке эшләр министрлыгы ветераннары һәм гимназиянең “Форпост“ профилактика отряды арасында Ватан сакчылары көненә багышлап пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар узды. Чараның максаты – яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү һәм спортның хәрби-гамәли төрләрен пропагандалау.
 

Бүген, 8 февральдә, “Ледок“ Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алын алка“яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалын тантаналы ачу чарасы булды.

Иртәгә, 9 февральдә, аэропорт территориясендә “Россия чаңгы юллары-2019“ Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы узышлары үткәрелә. Ярышлар 10.00дә башлана.

Бүген, 8 февральдә, “Ледок“ Балалар-үсмерләр“ спорт мәктәбендә 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка“ яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының финалы старт алды. Финал уеннарында республикадан 8 команда катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International