ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

1 март – Аргун тарлавыгында батырларча һәлак булгна сугышчы-десантчыларны искә алу көне.

“ПолитСтартап” – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең гамәлдәге проекты, ул яшь гражданнарны иҗтимагый-сәяси тормышта үзләрен сынап карарга чакыра.

Бүген Чулпан авылында яшәүче Минебәнат Фатыйх кызы Шәйдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар” девизы астында үтәчәк. “Акыллы” технологияләр кешеләр өчен күп мөмкинлекләр ача, әмма челтәрнең ышанычлы булмавы, мәгълүматның киң таралуы борчу тудыра. Цифрлы технологияләрнең үсеше иң элек кулланучыларның төрле мәнфәгатьләрен истә тотарга тиеш: бу “акыллы электроника”ның сыйфатка һәм иминлеккә хокукы да, шәхси мәгълүматның туплануы, эшкәртелүе һәм кулланылуы турында белү хокукы да. Шуңа күрә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында 15 мартта 9.00дән 16.00гә кадәр Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлегендә (Мәктәп ур, 10) килеп туган сораулар буенча консультация алырга мөмкин булачак. Тел. 8 (84345) 2-08-83.

Кичә “Спорт” паркында шәһәрнең Балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүчеләр өчен төрле чаралар оештырылды.

Узган атна азагында Нурлат шәһәре гимназиясе базасында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгы һәм Ватанны саклаучылр көненә багышланган чара үткәрелде. Анда шәһәрнең барлык мәктәпләреннән дә укучылар катнашып, ату буенча әзерлекләрен сынадылар.

Нурлат үзәк район хастаханәсе муниципаль берәмлекләрдәге сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында 6 позициягә өскәрәк күтәрелде.


3
март, 2019 ел
якшәмбе

«Голоса русской души» дип аталган рус җырлары фестивале бүген Халыклар дуслыгы йортында 20дән артыграк башкаручы һәм иҗат коллективын үзенә җыйды.

2018 елда Нурлат районында яңа сәламәтлек саклау объектлары төзелде. Модуль технологиясе буенча сафка бастырылган Урта Камышлы ФАПының бәясе 4089,09 сум тәшкил итте.

Нурлат районы үзәк хастаханәсенә электрон язылу 2013 елдан гамәлдә. 2018 дәүләт хезмәтләре порталы һәм инфомат аша табибларга 89774 нурлатлы язылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International