Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин республика программаларына кертелгән төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булды.
25 марттан 29ына кадәр илебезнең барлык төбәкләрендә Халыкара театр көне уңаеннан “Мәдәни минимум” Бөтенроссия акциясе үтәчәк.
18 апрельдә 14.00дән 15.30га кадәр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.
Су анасы балаларның Нәүруз бәйрәме турындагы белемнәрен тикшерде, Шүрәле яз кызы Нәүрузнең бүләкләрен яшерде, ә Батыр Шүрәле белән көч сынашты...
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее традицион “Татарстанның музей язы-2019” акциясен “Я гражданин России! Мин Татарстан баласы!” акциясе белән ачачак. Ул 1 апрельдә узачак. Бу көннән башлап атна дәвамында нурлатлыларны һәм шәһәребез кунакларын музейда төрле чаралар, сәнгати һәм тактиль күргәзмәләр, тематик экскурсияләр көтә. Аларны түләүсез карап булачак.
Мәктәп каникулларының беренче көнендә Нурлат гимназиясе базасында Бөтенроссия балалар атналыгын бәйрәмчә ачу чарасы булды.
Бүген Җирлекара үзәк китапханәдә Балалар китабы атналыгы кысаларында чара үтте. Анда китапханә тарафыннан игълан ителгән “Курчаклар да җанлана” район бәйгесенә йомгак ясадылар.
Бүген “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Идел буе федераль округы беренчелеге башланды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 6 команда катнаша.
23 мартта Чулпан авылында яшәүче Вера Яковлевна Суховага 90 яшь тулды.
Нурлатта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Рузил Гыйләҗев билгеләнде. Ул 1990нчы елгы, Казанның социаль һәм гуманитар мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган.