ООН тарафыннан билгеләнгән Халыкара Җир көненә Нурлатның Халыклар дуслыгы йорты коллективы да кушылды.
Бүген Кукмарада Татарстан Республикасында наркотикларга һәм террорчылыкка каршы көрәш комиссияләренең уртак утырышы үтә. Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да катнаша.
Димитровград шәһәрендә узган Идел буе Бөтенроссия көрәш ярышларында Нурлатның Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең яшь спортчылары катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар.
Кичә “Форпост” үзәге “Яшь гвардия” активистлары белән берлектә «Мин хәтерлим! Мин горурланам!” акциясе кысаларында Ерепова Валентина Дмитриева янына бардылар.
25 апрельдә Нурлатның Мәдәният сараенда Нурлат Балалар сәнгать мәктәбенең хисап концерты булачак. Керү ирекле.
Бүген Нурлат районының Биккол авылында гомер итүче Гамбәр Гаяз кызы Әхмәтшина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел хәйриячесе-2019” бәйгесе җиңүчеләрен котлады. Бүләкләнүчеләр арасында нурлатлылар да бар.
“Мин ветеран янына барам” акциясе кысаларында Нурлатның яшьгвардиячеләре сугыш ветераны Ирек Исхак улы Алишев янына бардылар.
Бүген Нурлатның күпбалалы гаиләләре Казанда булып кайттылар. Алар “Ел хәйриячесе” клнкурсының бүләкләү тантанасында катнашалар.
Ир-атлар командалары арасында волейбол буенча шәһәр чемпионаты төгәлләнлде. Анда быел да “РИТЭК” командасы җиңүче булды.