“Гаилә тарихы битләреннән” Халыкара конкурсы лауреатлары Маргарита Литта, Елена Романова, Вячеслав Литта һәм Ирина Романова бу көннәрдә Мәскәүдә бәйгенең бүләкләү тантанасында катнашалар.
4нче мәктәптә Николай Вассунов кул астында каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләр Казан шәһәре беренчелегендә призлы урыннар яуладылар.
“ЭКОЯЗ-2019” республика акциясе кысаларында Нурлат гимназиясе укучылары Бөтенроссия лаборатор хайваннарны яклау көненә багышлап гадәти булмаган акция үткәрделәр.
Халыклар дуслыгы йортының “55+” клубына йөрүчеләр Нурлатның 110 еллыгына багышлап үткәрелгән Могҗизалар кыры уенында катнаштылар.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин Әлмәт шәһәрендә алдан тавыш бирүләр кысаларында оештырылган дебатларда катнаша.
Бүген Нурлат районының административ комиссиясе ТР КоАПы маддәләрен бозу буенча административ беркетмәләрне карады.
Республикада “Безнең Җиңү” дип аталган медиконкурс тормышка ашырыла. Анда нурлатлылар да катнаша ала.
Бүген Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Минебәян Мирзаҗан кызы Нуретдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген 17.00дән 19.00гә кадәр Россия МВДсының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан “Тоннель” операциясе оештырылачак.
Нурлат шәһәре яшьгвардиячеләре “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Шәйхелислам улы Батыршин янына бардылар.