Бүген, 7 майда, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Габдрахманов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте.
Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең Нурлат районындагы вәкиллеге активистлары Болгарда үткән “Татарстанның мәдәни мозаикасы” милләтара фестивалендә катнашып кайттылар.
Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе әгъзалары Рамазан аеның беренче кичен бик күркәм ифтар мәҗлесендә үткәрделәр.
“Форпост” үзәге әгъзалары Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Мин хәтерлим! Мин горурланам!” акциясе кысаларында мәгълүмати буклетлар өләшү оештырдылар.
Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат муниципаль районы Советындагы фракциясе утырышы үтте. Анда илкүләм проектларның тормышка ашырылуы турында сөйләштеләр.
Җиңү көне уңаеннан “Яшь гвардия” активистлары җирле “Зәңгәр яулык” партия проекты кысаларында шәһәрлеләргә буклетлар өләштеләр.
Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлегендә техник юнәлештәге “Тере агач” район бәйгесенә йомгак ясалды.
27 апрельдән 1 майга кадәр Кисловодск шәһәрендә үткән төбәкара семинар-киңәшмәдә нурлатлылар да катнашып кайтты.
Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары Саратовта узган Россия беренчелегендә катнашып кайттылар. Анда Чулпаннан Мәдинә Рахимджонова өченче урынны яулады.
Кичә “Ак барс” көрәш сараенда үткән Казан шәһәре кубогы ярышларында 4нче мәктәптә Николай Вассунов кул астында каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләр катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.