Бүген, 14 июньдә, Нурлатта район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов башлангычында район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлегенә багышланган киңәшмә үтте.
27 июньдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
Бүген Чулпан участок урманчылыгы базасында мәктәп урманчылыкларының беренче район слет-бәйгесе үтте.
Нурлат районының актив спортчылары Анатолий Савгачев, Илгиз Сафин һәм Екатерина Сергеева Ульян өлкәсендә Россия көненә багышланган җиңел атлетика кроссында уңышлы чыгыш ясадылар.
12 июнь көнне районның барлык мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларында Россия көненә багышланган чаралар узды.
15 июньдә Спас районының Болгар шәһәрендә Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүгә багышланган Изген Болгар җыены узачак.
Кичә Казанда “Балалар илне ясый” рәсемнәр конкурсының җиңүчеләрен котладылар. Анда Нурлат районыннан Милана Осипова да бүләкләнде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча уполномоченный ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм ТР Профсоюзлар федерациясе белән берлектә 21 июнь көнне имин булмаган гаиләләрне булдырмау һәм көнкүреш конфликтларын профилактикалау буенча “кайнар линия” үткәрә.
11 июнь көнне Вишневая Поляна авылында “Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Бергәләшәп өйрәнәбез” программасы кысаларында “Россия бәйсезлеге көне” темасына төркемнәрдә занятиеләр үткрделәр.
Бүген Нурлатта Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары уза.