Нурлатта футбол буенча район һәм шәһәр чемпионатында 6 команда катраша. Әлегә “НГДУ” командасы беренче булып бара.
Бүген Нурлатта яшәүче тыл ветераны Гөлфиза Габбас кызы Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
31 июльдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская видео кабул итү үткәрәчәк.
8 июльдән 22сенә кадәр Роспотребнадзор Идарәсе территориаль органы туристлык хезмәтләре һәм чит илләрдә йогышлы авырулар куркынычы буенча кайнар линия үткәрә.
Бүген район Советының зур залында район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды.
Биккол мәчете каршында оешкан мөселман лагерена авыл балалары белән бергә шәһәрдән әби-бабаларына кунакка кайткан балалар да теләп йөрде. Соңгы көнне алар өчен Сабантуй үтте.
Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре шул көннәрдә Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе белән берлектә шикәрчеләр микрорайонында яшәүче балалар өчен ишегалды уеннарын башлап җибәрделәр.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең фитосанитар күзтчелек һәм орлык, бөртек сыйфатына контроль буенча бүлеге белгечләре тарафыннан районның Тимерлек авыл җирлеге территориясенә фитосанитар рейд тикшерүе үткәрелде.
Бүген Киекледә яшәүче тыл хезмәтчәне Нурдидә Исмәгыйль кызы Әһлиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кичә район Советында район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча район комисссиясе утырышы узды.