ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Беренче – Бал Спасы православ динендәге нурлатлыларда уразага керү белән билгеләнә.

Бала туу вакыйгасы һәрчак әти-әниләрдә генә түгел, тирә-яктагыларда да күңелле тәэсирләр уята.

Дүшәмбе көнне районның төрле службалар җитәкчеләре район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Чулпан һәм Заречный авыл җирлекләре халкы белән очраштылар.

Планетабызда яшәүче халыкның 10 процентка якыны сулагайлар һәм бүген алар бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләрне түләүсез компьютер курсларына язу бара.

Колбай Морасада яшәүче укучыбызның юл өчен түләүләргә кагылышлы соравына җавап басылганнан соң “Дуслык” газетасына шул тема буенча сораулар тагы керде.

Колбай Мораса авылы мәчете Корбан гаетен зур төзекләндерү эшләре үтеп каршылады. Узган ел тәһарәтханә төзүдән башланган эш быел тагы да колачлырак дәвам итте.

Шул көннәрдә Яңа Иглай авылының мәктәпкә борыла торган юл чатында ике яклап юлга ясалма тоткарлыклар урнаштырылган һәм тиешле юл билгеләре куелган. Бу хәрәкәт иң җанлы булган юл участогында яңа уку елы башланыр алдыннан куркынычсызлык максатларыннан башкарылган.

10 августта Түбән Нурлат микрорайонында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында халык җыены узды.

10 август көнне “Шәһәрнең мәдәни мохиты” проекты кысаларында Нурлатта яшәүче балалар өчен ишегалды уеннары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International