Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова кабул итү үткәрде.
Бүген – Халыкара өлкәннәр көнендә Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан бүләкләр алдылар.
Бикүле халык театрының 40 еллыгына багышланган кичә сәхнәдә төрле елларда уйнаган иҗат коллективларының матур очрашуы булып узды.
Бүген җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасы башланып китте.
Кичә шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат шәһәре һәм районы халкы катнашында Тарн-Вардагы хәрби-патриотик комплексны төзекләндерү концепциясен карадылар.
Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре өлкәннәр көне алдыннан “Кыңгырау” балалар бакчасында шөгыльләнүчеләргә бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Нурлат районы басуларында көнбагыш урагы темплары артканнан арта бара.
Бүген Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге белгечләре 4нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен чара үткәрделәр.
Нурлатның яшь спортчысы Геннадий Насыйбуллин Самара өлкәсендә бертуган генерал Сидоровлар призларына үткән көрәш ярышында җиңүче булды.