Нурлат районының Иҗтимагый советы мәдәният учреждениеләрендә хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләгәннән соң шул ук юнәлештә белем бирү оешмаларында эшли башлады.
Бүген Нурлатта күрмәүче кешеләрнең проблемаларына игътибар юнәлтүгә багышланган “Ак таяк” айлыгы башланды.
Бүген Кычытканлы авылында яшәүче Саимә Мөхәрләмова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ноябрьдән башлап нурлатлылар үзләренә транспорт картасы ясата алалар.
Бүген күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә Авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә.
Чистай һәм Түбән Кама епархияләрендә кадрлар үзгәреше булу сәбәпле, Нурлат районы благочинные вазифалары протоиерей Александр Качаевка йөкләнде.
2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.
Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Шул көннәрдә Нурлат районында яшәүче Лидия Никаненковага 90 яшь тулды.
Нурлатта Карл Маркс урамын яшелләндерүгә керештеләр.