Иртәгедән Нурлат муниципаль районы территориясендә яшәү урыны буенча һәм хезмәт коллективларында гражданнар җыеннары старт алачак. Алар 2019 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау һәм 2020 елның бурычларына багышланачак.
Бүген шәһәр Мәдәният сараенда балалар арасында шахмат турниры узды. Ул ТАССР төзелүгә 100 елга багышланган иде.
Иртәгә, 13 гыйнварда, 10.00дән 11.00гәчә Совет урамында "Тоннель" профилактик операциясе узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә "Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе" республика конкурсын игълан итә. Анда нурлат фермерлары да катнаша ала.
Кичә Нурлат шәһәренең "Ледок" спорт мәктәбендә "Кышкы грация" спорт аэробикасы буенча беренчелек узды. Анда яшь спортчылар үз осталыкларын күрсәттеләр.
Бу көннәрдә "Ледок" спорт мәктәбенең 2007 елгы яшүсмерләр командасы А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" Бөтенроссия ярышларының республика этабында катнашты. Ярышлар Чистай шәһәрендә узды.
Бүген, 12 гыйнвар - прокуратура хезмәткәрләре көне
Нурлат шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре эш бирүчеләрне хезмәттәшлек итүгә тарту буенча актив эш алып бара.
Нурлат шәһәренең мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны һөнәригә өйрәтү буенча актив эш алып бара.
2019 елда Нурлатның Мәшгульлек үзәгенә барлыгы 2422 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 1336сы -консультация, 891е - эшкә урнашу буенча. Ел дәвамында 637 нурлатлы эшкә урнаштырылган.