ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның кышкы Олимпия уеннары уты Казанга 30–31 декабрьдә килеп җитәчәк. Бу чарада Нурлаттан да 17 кешелек делегация катнашырга планлаштыра. Делегация составында яшь спортчылар, тренерлар һәм активистлар бар.
20 декабрь – Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә “Бердәм Россия” партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең халыкны кабул итү бүлмәсендә (“Зүзәйнефть” бинасы, 25нче бүлмә)  нотариуслар, адвокатлар, прокуратура хезмәткәрләре кабул итү үткәрәчәкләр.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Агымдагы елның шул чорына районда 655 бала дөньяга килгән, 939 кеше үлгән.
Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары  елны  уңышлы төгәллиләр.
Узган атна азагында мәктәпнең Динара Хәсәнова җитәкчелегендәге “Дети солнца” хореографик төркеме Казан шәһәрендә үткән “Движение-2013” Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты.
21 декабрьдә, районда кышкы спорт сезоны рәсми рәвештә ачылачак. Бу уңайдан аэропорт территориясендә чаңгы ярышлары уздырыла. Узышларга старт 10.00да бирелер дип планлаштырыла.
Кичә Кремльдә ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Советның киңәйтелгән утырышы үтте. Анда  безнең район делегациясе дә катнашты.

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Әлбәттә, бөтен кешегә дә түгел: авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләр балаларына. Шул рәвешле көзге каникуллар чорында 37 бала мондый мөмкинлектән файдаланган булган инде. Боз сарае җитәкчелеге  кышкы каникуллар чорында да әлеге категория балаларга шундый мөмкинлек бирәчәк.
Нурлаттан 20 бала кышкы ялларын Чистайның “Раздолье” лагеренда үткәрәчәк.
Авыр тормыш хәлендә калган бу гаиләләр балалары 3 гыйнвардан 10 көн дәвамында тиешле тәрбия, ял алачаклар.
20 деабрьдә 12.00дә район Советының зур залында Нурлат шәһәре Советының XXVIII сессиясе була, анда “”Нурлат шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау турында”гы оештыру мәсьәләсе каралачак. Шул ук көнне 14.00дә Советның зур залында район Советының XXXVII сессиясе була һәм анда “Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау турында”гы оештыру мәсьәләсе каралачак.

16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
“Ел хатын-кызы-2014. Ел ир-аты хатын-кызлар күзлегеннән” республика конкурсының район этабына кандидатуралар сайлау бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International