ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

29 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 14.00 сәгатьтә кабул итү үткәрәчәк.
Кабул итү Нурлат шәһәре, Совет ур, 100 адресы буенча узачак. Алдан язылу өчен тел.: 92-458, 92-063.

Рәфис Хәмзин, Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе:
– 2019 елның 1нче гыйнвареннан чүп чыгару буенча яңа тарифлар билгеләнде.

Яңа елдан гамәлгә кергән законнар арасында Урман кодексына кагылышлысы да бар. Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә хәзер гражданнар урманнардан үз ихтыяҗлары өчен корыган агачлар җыя алалар.


27
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Атна дәвамында шәһәрнең 3нче мәктәбендә Ленинградның камалыштан азат ителүенә 75 ел тулуга багышлап тематик чаралар үтте.

Бикүле халык театрында ел премьерадан башланды. 

Нурлатта кече ветеринария белгечләре өчен түләүсез күчмә квалификация күтәрү курслары оештырылачак. Кызыксынган затлар район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 31 гыйнварга кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

2нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Андрей Волков шәхси тормышын сәнгать белән бәйләп Казан музыка училищесына укырга керергә җыена.

Шул көннәрдә “Алсу” балалар бакчасы базасында район педагоглары өчен “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган телгә өйрәтүдә балалар бакчасы һәм гаиләнең хезмәттәшлеге” дип аталган темага семинар-практикум үтте.


26
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

26 гыйнавар көнне шәһәрнең 1нче мәктәбендә Ленинград камалышы өзелүнең 75 еллыгына багышлап “Камалышта калган Ленинград балаларына...” дип аталган чара үтте.

Бүген Югары Нурлат микрорайоны Мәдәният йортында Югары Нурлат һәм Ключи микрорайоннарында яшәүче иң актив кешеләр җыелган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International