ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Нурлатта беренче тапкыр хатын-кызлар командалары арасында “Яңа гасырга – сәламәт буын” волейбол турниры үтте. Анда 6 команда катнашты.

Ел саен 1995 елның 22 мартында Россия Федерациясе территориясендә Бөтендөнья су биоресурслары көне, ягъни Бөтендөнья су көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Нурлатта да чаралар үтәчәк.

Шәһәрлеләргә якты кәеф һәм күңелле эмоцияләр бүләк иткән язгы бәйрәм “55+” кызыксынулар клубы әгъзалары өчен сөйләшү темасы булды.

Халыклар дуслыгы йортында Сергей Коноваловның шәхси картиналары күргәзмәсе ачылды. Аны беренчеләрдән булып мәктәп укучылары карады.

Кичә, язгы көн тигезлеге көнендә Халыклар дуслыгы йортының иҗади командасы “Алтын балык” балалар бакчасына йөрүчеләргә бәйрәм бүләк итте.

Кичә, 21 мартта, ТР Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы видеоконференция режимында «Демография» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыру», «Балалы гаиләләргә имин яшәү шартлары булдыру” темалары буенча киңәшмә үткәрде. Анда нурлатлылар да катнашты.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 21 мартта, ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Дәүләт телләре турындагы законы тормышка ашырылуга багышланган киңәшмә үтте. Анда нурлатлылар видеорежимда катнаштылар.

Бүген раойн башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә шәһәр төзелеше, архитектура, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен ачыклау, саклап калу, өйрәнү һәм исәпкә кую буенча комиссия утырышы үтте. Анда төрле мәсьәләләр, шул исәптән Галимҗан Хөсәеновка һөйкәл кую турында да сөйләштеләр.

Бүген “Грани” ял-мәдәни үзәгендә Нурлатның яшьләр лидерлары Нурлатны юбилейга әзерләү турында сөйләштеләр.

Бүген “Алсу” балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Нәуруз бәйрәме үтте.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International