Ул Нурлат-Иске Чвллы-Чияле Алан-Каравыл Тавы маршурты буйлап оештырылган иде.
Бүген Суд приставларының Нурлат бүлеге “Бурычларың турында бел” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
“Гаилә тарихы битләреннән” Халыкара конкурсы лауреатлары Маргарита Литта, Елена Романова, Вячеслав Литта һәм Ирина Романова бу көннәрдә Мәскәүдә бәйгенең бүләкләү тантанасында катнашалар.
4нче мәктәптә Николай Вассунов кул астында каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләр Казан шәһәре беренчелегендә призлы урыннар яуладылар.
“ЭКОЯЗ-2019” республика акциясе кысаларында Нурлат гимназиясе укучылары Бөтенроссия лаборатор хайваннарны яклау көненә багышлап гадәти булмаган акция үткәрделәр.
Халыклар дуслыгы йортының “55+” клубына йөрүчеләр Нурлатның 110 еллыгына багышлап үткәрелгән Могҗизалар кыры уенында катнаштылар.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин Әлмәт шәһәрендә алдан тавыш бирүләр кысаларында оештырылган дебатларда катнаша.
Бүген Нурлат районының административ комиссиясе ТР КоАПы маддәләрен бозу буенча административ беркетмәләрне карады.
Республикада “Безнең Җиңү” дип аталган медиконкурс тормышка ашырыла. Анда нурлатлылар да катнаша ала.
Бүген Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Минебәян Мирзаҗан кызы Нуретдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.