ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2019 ел
якшәмбе

ТР Президенты Карары белән “Нурлатгаз” ЭПУсы начальнигы Рәшит Әхмәтҗанович Хәсәновка “Татарстан Республикасының атказанган газчысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Уку елы башында 2078 башлангыч сыйныф укучысына мәдәни көндәлекләр өләшкәннәр иде, алар көндәлекләрен ел дәвамында тутырып бардылар һәм хәзер махсус комиссиягә тикшерүгә тапшырдылар.

Бу көннәрдә “Идел” Яшьләр үзәгендә яшьләр форумы уза. Анда Нурлаттан Ленар Әһлиуллин белән Дмитрий Алипов катнашалар.

Бу көннәрдә Казанда узган Бөтендөнья Казан марафонында 20 кешедән артыграк спортчыны берләштергән команда белән нурлатлылар да катнашып кайтты.

Шул көннәрдә Нурлат шәһәренең “Ышаныч” психолого-педагогик медико-социаль хезмәтенең эшче төркеме республика инновацион мәйданчыгында катнашып кайтты.

25 апрельдән 25 майга кадәр авыл хуҗалыгы тармагында 2019 елгы язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен истә тоту буенча айлык игълан ителә.


4
май, 2019 ел
шимбә

Бүген Чулпан авылында 25нче тапкыр Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Хәбибуллин истәлегенә көрәш турниры узды.

Шул көннәрдә “Әкият” балалар бакчасында “Эко-сумка” бәйгесе үтте.

1 майдан 12сенә кадәр Нурлат районында Бөек Ватан сугышы хәрби дан монументлары, һәйкәлләре тирәсендә тәүлек әйләнәсе сак оештырылачак.

Операция кысаларында транспорт чаралары йөртүчеләрен массакүләм тикшерүләр узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International